Ике дунья арасында

Ни бар да, ни дә юк...
Кайгы фәләне, бетмәс хәсрәте,
Ыштан тулы шатлыгы, бәхете...
Нурлы, имин дөнья – иманлы кальбләрдә,
Караӊгылык, өметсезлек – көферлектә...
Рухи байлык тиӊ түгел матди байлыкка,
Азаккысы бик кызыклы, матур –
Аныӊ өчен бәндә җанын фида итәр –
Тик булырмы асыл максатыӊ ирешәр
Кыйбла тотсаӊ мондый аяусыз тозакка?!
Бүгенге көн үтәр ди уӊышлы
Иртәгәсен кем белсен? Булырмы отышлы?
Кичә генә сөйдеӊ, мәхәббәттән яндыӊ,
Әле нәфрәт тулы дөньяга йөрәгеӊ...
Хәзер яныӊда якын дусларыӊ
Үтәр вакыт, каршы чыгарсыӊ сынауга
Күбәймәсме шулчак дошманнарыӊ?!
Ә аркаӊдә гайбәт, шау-шу,гауга...
Тырыштыӊ, ясадыӊ адым алга,
Ни кызганыч, йөзәү тарта сине артка.
Менә, йөзеӊ ачык, кемлегеӊ билгеле
Вәгдә бирә алырсыӊмы,
Югалтмаска үзлегеӊне?
Әллә йотар кырыс дөнья –
Калырсыӊ ла соры йөзле...   
Ни бар да, ни дә юк... 
Тоела, һәрдаим торар шулай мәхлүк.
Бүгенгесе, иртәгәсе, киләчәге...
Тора кеше, гаҗиз фигыльләре,
Әмма тырыш, өметләнә һәм еш таба – 
Яши бирә инсан ике дөнья арасында!


Рецензии
Молодец Динияр.Понравились.Хатиря опа

Хатиря Разяпова   19.11.2012 19:42     Заявить о нарушении

Завершается прием произведений на конкурс «Георгиевская лента» за 2021-2025 год. Рукописи принимаются до 24 февраля, итоги будут подведены ко Дню Великой Победы, объявление победителей состоится 7 мая в ЦДЛ. Информация о конкурсе – на сайте georglenta.ru Представить произведения на конкурс →