Сон мизгел

Аллаһ, Аллаһ, Аллаһ...
 Авырайды күз кабагыӊ вә йомылды күзләр,
 Шундук алдында җәелде җуелган мөмкинат.
 Сизәсеӊ тик тибә кальбеӊ сирәк, сирәк
 һәм чолгады интектергән тынычлыгы кинәт...
 Аллаһ, Аллаһ, Аллаһ...
 Күз алдыӊда гөл чәчәге*
 Килгән аныӊ һәрбер җире
 Күркәм, камил һәм саф үзе.
 Күп сокландыӊ аӊа карап,
 Тик кылмадыӊ эшне кирәк.
 Күп яшәдеӊ, күрдеӊ күпне,
 Табалмадын һәвәсле кальбеӊдә
 Аӊа урын – мөһерләнде йөрәк...
 Аллаһ, Аллаһ, Аллаһ...
 Син берүзеӊ, юк яныӊда җәмәгатеӊ,
 Иптәш сиӊа тик үз нәфсеӊ
 һәм сирәк, авыр сулышыӊ...
 Бизиме сине байлыгыӊ?!
 Файда бирәме затлы нәселеӊ?!
 Шунысы билгеле, таптырмый раслауны,
 җир кортлары  бүлешмәс кайгыӊны...

 *Мөхәммәд пәйгамбәр (СГВС) символы. Аныӊ сөннәте күзалдында тотыла


Рецензии

Завершается прием произведений на конкурс «Георгиевская лента» за 2021-2025 год. Рукописи принимаются до 24 февраля, итоги будут подведены ко Дню Великой Победы, объявление победителей состоится 7 мая в ЦДЛ. Информация о конкурсе – на сайте georglenta.ru Представить произведения на конкурс →