Буыннар кое
Күп гасыралар күнлендә,
Саклап килгән "Зиләйлүк"не,
Татарлыгын кыен көннәрдә.
Хәтеремдә, җырлый иде әткәй,
"Сарманай..." дип тальян көенә.
Кызык иде, тыӊлый идем,
Сабый, маӊка чагым булса да...
Яшел казан түбәтәен киеп,
Сузып "Зөләйһә" көенә,
"Чын татар без!" – дия иде бабам
Йодрык сугып кин күкрәгенә.
әллә шуннан,белмим,горурлык хисләре,
Саркып кергән күӊлем түренә,
Мәӊге сүнмәс бер ялкындай,
Милләтемне сөю бәрабәренә.
җырлыйм әле милли көйне мин дә,
җуелмасын гадәтләр бер дә!
Тукай язган "Туган тел" дә
Яӊгырасын һәрбер йөрәктә!
Свидетельство о публикации №112050209147