Чырайлы кабак яки...
Ясаганнар чырай-фәләнен,
Дию-пәри маскалары йөзләрендә
Аӊламыйлар ни эшләгәннәрен.
Яна шәмнәр шәмдәлләрдә
һәм теге кабакныӊ эчендә.
Бәйрәм дисәӊ бәйрәм кебек түгел
Юк шатлану, җыры һәм моӊы да.
Төннә урамга чыккансыӊ икән,
Тик ваемсыз көтеп кенә тор,
Бер почмактан, кинәт, көтмәгәндә,
өстеӊә "җанварлар" атылыр.
Инфаркт була кала котылырсыӊ,
Мондый сәер шайтан туеннан.
Утырырсыӊ бераз, тынычланырсыӊ,
"Рәхмәтләр" укырсыӊ инглиз халкына,
Мәҗүси гадәтләрен җәлләми-нитми
Татар баласыныӊ күӊеленә сеӊдергәнгә...
Белми ул хәзер корбан гаетен,
Уразадан юк ич аныӊ хәбәре,
Кадер кичәсе ул искелек билгесе
Нәрсәгә кирәк ул янәсе?
Мөселманлыктан инде күптән җил искән,
үз телендә аӊа сүгенү генә кызык.
Шартлатып җибәрә:"Анасын..."дип,
Көлә шуннан бертуктамас авызын ерып.
Кайчан бетәр бу гафиллек?
Уянырмы берзаман милли-дини үзаӊ?..
ә кабакта һаман шәмнәр яна,
Мөслими татар гадәтләрдән көлеп.
Свидетельство о публикации №112042709477