Сунми торган шэй
"Сүндердем" вөҗданымны,
Ник "сүндердем" дисәгез,
Шундый яшәү шәкеле,
Чөнки бүген вөҗдансыз,
Тору күпкә җиӊелле.
Шулай, төбәлдем тәрәзгә,
Көтәм тукталышымны...
Бер туктады трамваем-
Тулды халык мөлдерәмә.
Арасында кеме юк...
Карамавыӊ, шәт, хәерле!
Юк бит, карадым, җанымны,
Каршымда әби-фәләне.
өметле күзләр миӊарда,
Кыерсыталар мине.
Утырдым бер тукталышны
Инде җан түзә алмый:
әби йөземә карый да
“Кабыза” вөҗданымны.
Бик хәйләкәр әби эләкте,
Иреште максатына,
Уянды шундук оятым,
Тордым, бастым һәм югалдым
"Сүнми" икән ул ләсә.
Свидетельство о публикации №112030100913