Безнен хакта

Бар микән тагын дөньяда
 Татарлар кебек халык?!
 Бер ыржайса ыржая бит,
 Юк тешләрен ялтыратып.
 Юктыр ич андый халык,
 Көлгән эче катарлык...

 Ярата күӊел ачарга,
 җәлләми җаныкаен.
 Көлә бирә өздереп лә
 Карлыккан үзәккәен.

 Менә карый "кәмит клуб”ын,
 әшәке сүзләр оча...
 Ярата бит ул шуны
 әнә телекны коча.

 Карыйм да шушы халәткә:
 Аяныч бит ләбаса.
 Кая булган "нәсретдиннәр"?!
 Юк алар, ә эч поша...

 Их, көлү бик шәп әйбер дә,
 җанландыра ул безне!
 Көлә халык, көлсен халык,
 “үлмәсен” генә холык!


Рецензии

Завершается прием произведений на конкурс «Георгиевская лента» за 2021-2025 год. Рукописи принимаются до 24 февраля, итоги будут подведены ко Дню Великой Победы, объявление победителей состоится 7 мая в ЦДЛ. Информация о конкурсе – на сайте georglenta.ru Представить произведения на конкурс →