Иттифак

Мөселманбыз, күпләр без,
 Миллиардтан ашканбыз,
 Көн дә кылабыз намазын,
 Рамазанда тотабыз рузасын.
 Сөннәти Мөхәммәд диеп
 Яна һәрчак кальпләребез,   
 Тик шөбһә арада булып,
 Тиз гаеплене эзлибез:
 Эрләшүгә җитеп бетми,
 Бәхәсләшүдән баш чыкмый,
 Кырыен  караулар бетми,
 Бармак күрсәтү тик җитми-
 Менә торгынлык сәбәбе.
 Араларны бозу, бетмәс хәйләләре
 Кемнеӊ ише кулларында?!
 әйдә багыйк хәлебезгә:
 әле дә бар, дуслар, "сәләфиләр",
 Нинди  генә гаеп булса,
 Сорау-нитүе  юк, мәсьәләгә төшенмичә,
 Шундук була алар гаеплеләр...
 Барлар "әулиялек" дәгъва кылган,
 үзен артык сөйгән “изге суфичылар”...
 Алар хакында сүз дә юк,
 әйдә үз-үзендә бикләнсеннәр...
 Арабызда гакаидтан дарья белгечләр,
 Дөрес, диннеӊ нигезе игътикад,
 әмма төпченә башласаӊ кат-кат
 Бар ихтимал шундук имансыз калулар...
 Шулай түгелме газиз иптәшләр?
 Фикерләр күп, безләр дә күп,
 Динебез бер, килешсен акыллар!
 Без туганнар ләсә, мөселманнар!


Рецензии

Завершается прием произведений на конкурс «Георгиевская лента» за 2021-2025 год. Рукописи принимаются до 24 февраля, итоги будут подведены ко Дню Великой Победы, объявление победителей состоится 7 мая в ЦДЛ. Информация о конкурсе – на сайте georglenta.ru Представить произведения на конкурс →