Ин яхшы укытучы

Гомер бирә дәресләрен:
 Татлы мәлен, ачы тәҗрибәсен.
 Тик зарлансаӊ да, сыкрансаӊ да,
 Килә заманасы, аӊлыйсыӊ,
 Аннан да юк оста укытучыӊ.

 Аннан сабак алган инсан,
 Йөз кат уйлар фигыль-кылышларын,
 Шәт, киертсә ул ми буразналарын,
 әлбәттә, югалтмас мөмкинлеген
 Күӊел куеп дәрес алыр яшәештән.


Рецензии