Чуллектэге читлектэ

Йорэгемнэн саркып каным ага...

Аякларым талды-тезлэнэм...

Алга карап, кузлэр талды -

Башымны аска иям...

Кулларымнын хэллэре юк...

Мин туктадым шушы чуллектэ.

Бер тамчы су булса икэн,

Жаным утлы читлектэ!

Нидер дэшэм кебек, тавышым юк,

Иреннэрем уттан койрэгэн...

Кузлэремне ача алмыйм,

Бармы, Аллах, мине кузлэгэн?

Мин арыдым, мин егылам

Аркам белэн эссе комнарга...

Тэнем берни тоймый кебек,

Жаным оча ерак еракка...

Сонгы тапкыр кузем ачып,

Мин багамын биеккэ:

Канат кагып, кукне коча

Тау боркете зэнгэр иректэ.


Рецензии
Ерактагы боркет- ул яшэугэ ометтер бит инде ул???Сулкылдап, сулкылдап укыдым бу шигырьне.Тик ахырдагы боркет кенэ жаныма тынычлык бирде, э сезгэ коч биргэндер....эгэр бугенге кондэ берэр шигьри юл ижат итсэм-бу Сезнен казанышыгыз булыр!!!Сезнен шигырьлэр мине илхамландырган дип уйларсыз!!!

Ирида Акалы   24.07.2014 22:57     Заявить о нарушении
На это произведение написаны 2 рецензии, здесь отображается последняя, остальные - в полном списке.