Ачылмады ишек

Яфрак ауный. Янгыр коя.

Дом карангы коз тоне.

Сыенмаммы дигэн омет белэн,

Эзлэп таптым синен ишекне.

Жанга утеп керер салкын иде,

Мин чыланган,боз идем.

Калтыранып, каушый-каушый,

Ишегенэ синен урелдем.

Бер шакыдым...ике...оч...

Йорэккэем ярсып тибеште!..

Эйтерсен дэ булыр газапларны

Мина шулай алдан кисэтте.

Озак тордым-ишек ачылмады...

Сизден микэн, курден, белдэнме?

Ачылмады ишек,ачылмады,

Минем омет шунда озелде.

Салкын козлэр мине куа килде,

Сыенырга урын тапмадым.

Жиде-ятлар тугел, сойгэнемнен

Ишеклэрен бушка какканмын...


Рецензии
Уфффф, Куптэн шундый кичерешлэр тойган юк иде!!!Ботен кунелемне остен-аска эйлэндерде бу шигырен...Бик матур, йорэк озгеч юллар, хэм ...аяныч язмыш...Минем тормышта да артта калды ябык ишеклэр...Урыста бер мэкал бар, эгэр ишек ябык икэн нэрсэгэ сон тэрэзэ??? Мэгнэсен торлечэ анларга була, кемгэ ничек ятышлы...Шуна курэ мин дэ эйтэсем килэ: алда да бит тормыш бар эле, хэм ачык ишеклэр, балкып торган тэрэзэлэр...

Ирида Акалы   24.07.2014 22:35     Заявить о нарушении
На это произведение написаны 2 рецензии, здесь отображается последняя, остальные - в полном списке.