Замана афэте

Заманасы шундый, күрәсеӊ:
 Асыл хисләр юкка чыга, кыйммәтләр кире кагыла...
 әйтерсеӊ лә, базарда яшелчә сыман,
 Көзгә таба арзаная бара, тик сатылмый,
 Бушка! Кил! Ал! Хайран калма - ул телевизорда.
 Гомеребез агышында сыйфатлана бара дөнья,
 Тик мәгънәви җәһәте түгел, матди ягы гына.
 Шулай, ни кызганыч, хәят үз асылын, күркәмлеген җуя бара...

 Кеше кеше түгел инде хәзер, тик “калыплар җыелмасы”.
 Мәхәббәт дип таный көнбатыштан искән “ирекле нисбәтне”,
 ә инде “хыял ширкәтенеӊ” зәһәрле җимешләрен “ашап”,
 Туган җирен, үз асылын чутка санмый, карамый да уйлап.

 Борыӊгы дәвердә мәдәният өлгесе - Рим,
 Шул калага дип омтылган барча халык,
 Белмәсәләр дә анда нинди хөкем иткәнен бозыклык.
 Булган хыял, аӊа иман итеп яшәгәннәр...

 Хәзер исә, барсы анык, “бугор артына” да юллар ачык.
 Халык! Шуннан килмиме соӊ безгӊ әхлаксызлык!
 Күп буыннар утә калган безгә мирас:
 Гөреф-гадәт, холык-әхлак, гаилә кадре һәм намуслык.
 Кая соӊ ич алар?
 Кая алып барыр шушы юллар?
 әгәр булсак гамь-ваемсыз һәм гайре акылдар?


Рецензии