Яна кадимчелек
Шанлы-данлы мәдрәсәдә
Муса абыйны* уздырдым,
Четеркле, әмма шулай да,
Чөнки тоям нәрсәдер аӊладым,
әмма нәрсә белмим әле дә.
Күпме дистә еллар үтте,
Егерменче гасыр башыннан.
Күпме сәнә халык түзде,
Явызлыкны имансыз дәһрилектән.
Менә тагын дингә юл салынды,
әмма янә һаман, һаман,
Тариһтан гыйбрәт алмыйбыз,
Кадимлеккә тотабыз юлын һаман.
Муса Биги һәм Курсави,
Шиһәбетдин Мәржани
үрнәк булды иҗтиһадка,
әмма шәкерт аны белми.
Ятлый һаман "әмсиләсен",
"Бинасын" һәм "Максудын"**.
Аӊламый аннан һичнәрсә,
Белер-белмәс "Гыйлме хәлен"***.
Хәлфәләргә: "Тәкъсыйрь, аӊлат, гыйлем бир!"
җавап, җәбиране, бер көттерми:
-Аӊларсыӊ әле, бар гомереӊ.
Имеш, Аллаһ "серен" ачыр.
-Тик уйлама бер дә, баш катырма,
-Бервакыт, Аллаһтан вәһидәй, үзе килер аӊлавыӊа!
әмма кайчан? әллә җиткәчтен соӊ сулышыӊа?
Шундый мөхит мәдрәсәдә.
Кемгә файда мондый укытуда?
әллә инде даирәбезгә кирәкмиләр
Акыллы, үз фикерле руханилар?
*Муса җәлил
**әмсилә, Бина, Максуд – гарәп теле морфологиясе китаплары
***Дин нигезләре буенча китап
Свидетельство о публикации №111122707283