Татар вэзгыяте

Хәзерге татарныӊ вәзгыяте шулайдыр:
 Башында кәпәче, әгәр булса, кулында диспесе,
 ә телендә зикере, тик булса да икенче якта фикере;
 Аягында ялтырый төрек-гарәпләрдән килгән "мудный" читек,
 Булса да табанында җиде тишек.

 Тагын бер галәмәт, бу бәхәссез, күрсәгез ул татар!
 Иягендә йөзе күрке "саф татарский" сакалы бар.
 Бусы булса кирәк кыяфәте дини.
 Дини булмаганы да урысларныкыннан аерылмый.
 Чумыйк күӊел дарьясына, анысы бит гомуми!

 Күӊелендә байлык: көй, моӊ да зар...
 Нишлик, бик тә ята татар күӊеленэ җырлар.
 Горур-магрур ул милләте белән,
 Тик хәтерли татарлыгын бер-ике рюмка салу белән:
 Кия түбәтәен, тальян гармун кулларында һәм көй, моӊ да зар...

 Иртән айный, милләтне сөюдән әувәл махмырын уйлый
 Татар телен гомүмән оныта, белмәс сыман аны була.
 Шулай дөнья күрә татар, иртәгәсен ул уйламый
 “Татып яшик дөнья тәмен!” – дия,  кәеф-сафа кора,
 әллә “инкыйразны” бер дә булмас диеп тора?


Рецензии