Мэдрэсэне тэмамладым...
Кулымда шәһадәтлек,
Ике ел динне төшендем,
Зая үтмәде яшьлек.
Күпне белдем һәм аӊладым,
Мин Гали авылында,
Динсездән мин динле булдым,
Рәхмәтләр остазыма.
Тик белмәдем, шәйләмәдем,
Алда ни көткәннәрен,
Берзаман, кинәт, аптыраш,
“Изгеләрдән” булдым мин.
(җитмеш ел дәһри заманда
Шайтаны котырган шәт,
Яхшы, начар төшенчәсен
Бутаган бит кабахәт.)
әбиләр шым-шым киләләр
әйтәләр: "Ул фәрештә,
Тәмәке кулга да алмый,
Аракыны урап уза.
Кызларга бер дә карамый
Гөнаһсыз имеш бәндә."
Яшьтәшләрем аптырамый,
Пичәтен күптән суккан
Аларнын сүзләре шундый:
-Ул иптәш дивана булган.
Гаҗәплектән үләргәме,
Чәчләрем үрә тора,
Мондый сүзләр ишеткәчтен
Инде чәч йолкырга кала...
Шулай, кинәт, шаккатудан
Башымда кайный ботка,
Мондый хәлгэ эләгүдән,
Тумый калмый сораулар да.
Кеше булу ни димәктер?
Хәзерге көнебездә.
әхлаклы булу кирәкме?
Юк чы аӊа зарур бер дә.
Нәрсә-ничек, чордаш, үзеӊ уйла!
Кирәк уйларга һәрчак!
Вәсвәсәләргә юл куйма,
Гөнаһлардан бул ерак!
Свидетельство о публикации №111122605924