Ничек бар шулай...

җидегән йолдызы диеп, җырлыйлар бит өздереп,
 Хыялларга өмет баглап, сөяләр бит көйдереп...
 Күпмегә җитәр илһамым, белмим шул, әйтче дусым!
 Булырмы соӊгы сатырым? әллә булыр соӊ сүзем?
 Юк бит, кинәт киләләр башыма, тынычлыгым өздереп,
 Шагыйрьлеккә дәгъва кылмыйм, янмыйм мәхәббәт диеп.
 Тик илһам дусым килгәндә, ачыла хисләр капусы,
 Тибрәнә шул чак каләмем, языла йөрәк ачысы,
 Ачыла шулчак күзләрем, кырыс чынбарлык кайгысы.
 Тибрәнә күӊел кылларым, әйтәсе килә барысын,
 Бетереп каләм карысын, бетмәсен тик кәгазем!


Рецензии