Теге ни

Элеккедән килгән шундый тәртип:
 Ислам дине нуры берлә,
 Китабе-Хак – Фуркан илә,
 Фәсахатле, оста телле булу беркетелә.
 үтә гасырлары, ага бер туктамас еллар,
 Шул арада нык үзгәрде бар татарлар.
 Көрьән дисәк, хәзер аны чутка да санмыйлар
 Ул тик өйләрнеӊ нәкышы,
 ә эчендә нәрсә, ниләре бар?
 Күпләр: "Мулла белсен! Аныӊ эше!" – диләр.
 Мулла белер дә ул, дөрес, милләттәшләр,
 Тик бераздан чын мәгънәдә татар булып калыр алар...
 Ярар, кайтык сүзем әүвәленә,
 Матур телле булу дигәнемә.
 Ни кызганыч, гаҗизмен мин телгә
 Күргәнсеӊдер инде син дә,
 Шигырьнеӊ унынчны сатырында,
 Заманабызнын бәласе “нәрсә","ниләр” тора.
 һәр татарныӊ сөйләшендә алар бик сак тора
 Аларны кыстырмый аралашканны уйлап кара
 Андыйларны татар һич аӊламас, аӊласа да сүз ара.
 Шулай, иптәш, үзеӊ уйлап кара!
 Теге нине нишләтмичә нәрсәгә нитеп була?


Рецензии