Полкташым Леонид
Ока дулкыннары кочагына ташланып,
безне калдырып киткэн дустым, хезмэттэшем
Алябьев Леониднын якты истэлегенэ.
Полкташым Леонид, ник
Бу доньядан ваз кичтен?
Тормышка битараф калып,
Гyрлэргэ кереп киттен?
Эх Лёня, Лёня, Леонид!
Ни эшлэден, ни булды?
Сина хэзер барыбер ул:
Дулкын какты, су алды...
Кyрсэн иде, дустым ничек
Олесян yсеп житте,
Яна тормыш кора алмый,
Любашан жэфа чикте...
Бэйрэмнэр, хэсрэт – кайгылар,
Шатлыклар булды уртак,
Балаларны соеп, янып,
Илhамланып яшэр чак...
Утны – суны бергэ кичтек,
Ярышып хезмэт иттек,
Жэен – кышын лагерь чыктык,
Их, кyпме газап чиктек...
Мин эле дэ хэл белешэм,
Шунда тула кyнеллэр...
Юксыналар сине, Лёня!
Сине hаман котэлэр!
Свидетельство о публикации №111122501475
Фидан Нахимов 14.08.2012 14:38 Заявить о нарушении
Ирек Фатхелисламов 21.10.2012 02:51 Заявить о нарушении