Чыраен сытып утыра...

Чыраен сытып утыра,
 Турсайтып иреннәрен.
 әллә берсе тигән дисез?
 Юк, тимәгән иптәшләрем.
 үз-үзен җафалаулары,
 Күптән кирәктән ашкан,
 Стандартларга туры киләм диеп,
 Яшел чәй күбрәк эчкән.
 Ашамыйча интегә ул,
 җитәрен җитми көче,
 Инде авырлыгын "куып",
 Каурыйны җиткерәче.
 Битнеӊ төсе күптән киткән,
 Сәламәтлек какшаган.
 Инде хәзер бу туташ
 Чырай сытуга калган.


Рецензии