Корбан конендэ морэжэгать

Иӊ зур көннәрнеӊ көнедер,
 Мөселман өчен һәрчак,
 Изге корбан гаетедер
 Гафил булма, тот пычак!
 Чал корбаныӊ Аллаһыга,
 Разый кылынганнардан бул!
 Хөрмәт шанлы Ибраһимга,
 Ходайда ул булыр кабул!
 Тик онытма ниятеӊне,
 Самими һәм эчкерсез,
 Ихлас күӊелеӊнән булсын,
 Эреләнмә бул керсез!
 Шул вакыт кына аӊларсыӊ
 Син мөһимлеген аныӊ,
 Күӊелен тояр пакьлеген,
 Иман нурын сизәр җаныӊ,
 Канәгатьлек хисләрен.
 Тәшрик тәкбирне калдырма,
 Куәтебез нәкъ шунда,
 Аллаһны бер дә онытма,
 Яусын туктаусыз сәна!
 Агыз корбанлыкныӊ канын,
 Хикмәте бик зур моныӊ,
 Чөнки корбан каны аккан җирдә
 Күрмәс халык кеше канын.
 Тарат бәйрәм көннәрендә
 үзеӊнән тик яхшылык,
 Моны күреп дошманыӊ да
 Булсын ачуыннан гарык.
 Куәтлек бит җәмәгатьтә,
 Кил гает намазына!
 Мөселманнар һәрдәм бердәм
 Күр, җитсеӊ аӊлавыӊа!


Рецензии