Эни кадере

әни җанымныӊ тиӊсез фазыйләте,
 Кыйммәтләрдән-кыйммәт ул хәзинә,
 Саклыймын мин аны, затлы байлыкны,
 Аллаһ биргән йөрәгемнеӊ иӊ түрендә.
 әни яшәргә бирде көч-көдрәтне,
 Йокламый үткәрде газизем  төннәрен,
 Тол калса да, үз итмәде кайгы-хәсрәтне,
 Аямады, җәлләмәде үз яшьлеген.
 Меӊ кат шөкер, әӊкәм сиӊа, меӊ кат рәхмәт!
 Күпме әйтсәм дә мин моны, әлбәттә,
 үти алмам мин изге бурчым.
 Дингездәй чиксез синеӊ шәфкатеӊә
 Тиӊ булырмы тамчыдай рәхмәт-шөкерем?!
 Шиксез, булмас, әлбәттә, беләмен.
 Инсан, "әни" дигән изге сүзенеӊ
 Син онытма бер дә кадерлеген,
 Бар дөньяга җиткер ана хөрмәтен
 Акла, күз нурыӊ, әниеӊнеӊ өметен!

 


Рецензии