Тальян гармун
Чак ишетеп еракта синеӊ моныӊ.
Күӊел ачыла, онытам дөньяларым,
Былбыл сайрагандай, гүзәл яӊграуларыӊ.
Илһам бирә ул туктаусыз,
Йөрәгемнеӊ сандугачы ул эчкерсез.
И өздерә дә ул татар күӊелләрен,
Аны тоеп бии башлый шундук аякларым,
Белмәсәм дә бии, теләр-теләмәс тибрәнәмен.
Күп гасырлар дәвамында, күрәсеӊ,
Синеӊ илә җырлап, биеп, әби-бабайларым,
Сеӊгән каныма җанлы, саф көеӊ.
Их, тальян гармун, сайран моӊнарыӊ,
Туктамасын, өзелмәсен бер дә аһәӊнәреӊ!
Свидетельство о публикации №111121706560