Селтэп кулын...

һәр көн үтә сынау сыман,
 Бер бетмәгән мәшәкатьләр,
 Кыенлыклар, авырлыклар тулган.
 Бирешмә, җан, тик бул гына чыдам,
 Михнәтләр бер дә бетмәсләр,
 Хәят бит ул көрәш һәм сәяси мәйдан.
 Хәйлә монда күптән тамыр җәйгән:
 Син акыллы, әгәр кешеләрне алдый белсәӊ.
 Баһадирлык – ул тупаслык сыман,
 ә әхлаклы булу – ахмаклыкка калган.
 "Тавык кетәге" кануны – 
 Күптән инде яшәешнеӊ аслы:
 Алда, имеш,  якыннарны,
 Астагысын җәлләмә, үтә аӊа “хаҗәтеӊ”.
 “Шулай, файда күрсеӊ тик үз нәфсеӊ!” –
 Алга сөрә кырыс яшәеш үз кирәген.
 әмма ничек саклап калсын чиста йөзен
 Күӊеле үзгә яшәү истәгәннеӊ?
 Вөҗдан, рухы сәлим булган,
 Иман нуры йөрәгеннән саркып,
 Тулы канлы гомерне теләгән,
 Ни эшләсен андый инсан?
 Нәрсә калсын инде мондый чордашыӊа?!   
 Селтәп кулын дөнья мәшәкатенә
 Атлый татар егете үз бәхетенә!


Рецензии