Ятим

Туды бала, иркәк үзе,"әгу" дия, йомры үзе,
 И шатлана да атасы, булды җиһанда баласы,
 Нәсел-нәсәп дәвамчысы – ул горурлык сәбәпчесе!
 "Тик яшәсен, үссен һәм чыныксын!"-
 Бер өзлексез әйтә атасы фатиһасын.
 Тәпи атлый  бала, тырыш ул, үрмәкли,
 әйтерсеӊ, гүя, атасыныӊ өметләрен расларга тели.
 Адым атлый, кырт тайпыла, баса, тагын атлый.   
 Эти кеше изрәп карый, тула күӊеле, тагын карый,
 Ала кулларына, коча, яшькә тула күзләре.
 "Шөкер, бөек Раббым!" – дия һәм сөртә яшьләрен.
 Шулчак килә Газраиле, әйтә: "Газиз, бетте гомереӊ..."
 Ни бәдбәхет, язмыш шуклыгы вә сынаулары,
 Ни кызганыч, үсә бала ата җылысыз, ялгызы.
 Ишетми ул бер дә җылы "улым" диюләрне,
 Читен аӊа аӊлау "әткәм”, “әтием”, “атаем" дигәннәрне.
 Шулай берчак җанлы, гөрләп үскән баланыӊ
 Ачы сагыш, дөньяга зар, тонык итә яшьли күзләрен...


Рецензии