Мэхэббэт хикмэте
Көтмәгәндә килә, тилертә.
Шашыр хәлгә дучар итә акылларны,
Ник йөрәкне ул телгәләтә?
һаман каршылыкка сала фикерләрне,
Көйдерә дә, җәфалый безне.
әллә күктә шәфкать ияләре
Онытканмы рәхимлелекне?
Менә килә тагын авырлыклар,
Бер бетмәгән, сансыз газаплар,
Биләячәк кебек гаҗиз йөрәкләрне,
җиткәнче соӊ, ахыр сулышлар.
Юк ла, теләмиләр фәрештәләр,
Тонык яшнәүләрен кешенеӊ.
Сүнеп килгән утка өстәгәндәй,
җәлләми бирәләр хисләр өерен.
Инде төшеналмыйм моныӊ хикмәтләрен,
Сыймый акылыма, зәгыйфъ фәхемем.
Тик тынычмын, көлемсәр дусым сүзен ишетеп:
"Сөяләр мәләкләр инсаннарны,
Яраталар гөрләп, дөрләп яшәвен!"
Свидетельство о публикации №111121410501