Кунел

җиӊеллеккә омтылалар
 Бар дөнья кешеләре,
 Авырлыкларга чыдыйлар
 Бары тик кайберләре.
 Төрле хәл-вәзгыятьләрдә
 һәрдаим тора халык:
 Арабызда симез сорыкортлар,
 Күбрәге гади һәм арык.
 Бар осталар, эшмәкәрләр,
 Бар сәләтле, куәле.
 Көтүдә була "тычкагы",
 Булмый калмый “сулпәннәре”.
 Кеше кешедән ким түгел,
 Шул ук җисем һәм бәдән,
 Тик кемдәдер балкый акыл,
 Калганнары тулы надан.
 Нибары күӊел кыллары
 Тибрәнә һәрберсендә -   
 Ул дарьяныӊ тирәнлеген
 үлчи алмый һичнәрсәдә.
 Кайгы-хәсрәт өереме,
 Шатлыктан үрсәләнүме -
 Барсы монда, барсы бергә,
 Сарылган да, үрелгән моӊнарына.


Рецензии