Ж, иде гонах алда тора
Ж,иде гонах алда тора , кара гамэл кылырга.
Бэндэнен, ж,анын бозырга , юлыннан яздырырга.
Язмыш бирэ гомерендэ , кешелекне сынарга ,
Кун,еленэ тормыш юлын , тик узенэ сайларга.
Гонахларнын ж,идесеннэн , исемлектэ беренче ,
ЭРЕ ГОРУРЛЫК - кешедэн , остенлек , дошман хисе.
Тин, итеп Аллага узен , мактанып сойлэп йору ,
Санга сукмый бутэннэрне , узен,не эре куру.
Икенчесе гонахларнын, булла , кара - САРАНЛЫК.
Акча , «мал» ж,ыеп табигый , хислэрне онытырлык.
ТУПАС Ж,ЕНСИ ТЕЛЭК - уйлар , оченче гонах була ,
Хиянэт хэм хэрэм кылу , ж,анын,ны билэп ала .
КОНЧЕЛЕК - була дуртенче , кара эшлэр эшлэтэ.
Элек сойгэн якынын,нан , узен,не читлэп йортэ.
Бишенчесе гонахларнын, - БИРЭНЛЕК бозыклыгы.
Тэмле ашау , кун,ел ачу , харэм аш тозаклыгы.
Исемлектэ гонахларнын, алтынчысы - ЯЛКАУЛЫК.
Алладан курку белмэйче , курсэту ваемсызлык .
Изге гэмэллэр кылырга , вакыт ондэп торганда ,
Бирмэгэндэ ярдэм кулын , якыннар сораганда.
АЧЫ ЯРСУ - тотып йорсэн, , гэйбэт сузлэр таратып ,
Учен алсан, уйлар корып , йорэген,не ярсытып ,
Ж,иденчесе гонахларнын, упкынга илтэ торган.
«Гэмэл дэфтэр» битлэренэ , язылып куя торган.
Гонах кылып гомер кичсэн, , яннарын,да кем калыр?
Сират куперен чыкканда , кем ж,итэклэп чыгарыр?
«Монкир вэ Нэнкир» фэрештэ , нинди савап табырдыр?
Аллах бэндэгэ карата ихтиярын кылырдыр!
Сакланып салкын гонахтан , биргэн тормыш юлында.
Кун,ел кузе якты булыр , фарыз - намаз кылганда.
ИМАН, ОМЕТ хэм МЭХЭББЭТ , ярдэм кулын сузырлар.
Карашларын, гэмэллэрен, якты изге булырлар.
(26.11.2011.)
Свидетельство о публикации №111112601377