Егерме ике сум

Бар кесәмдә егерме ике сум,
 Шимбә көне, кырыемда юк бер дусым
 Кайсы кайда, тик үз нәфсем.
 Их, дүшәмбе, сиӊа кадәр ни эшләрмен?!
 "Тулайка"да яту гелән булмас,
 Кирәк саф һавасы.
 Шулай да саф һава диеп тамак туймас,
 Кирәк эшне дә тоясы.
 Тик килми шул коллардай йөк ташыйсы,
 Менә ул югары уку йорты йогынтысы,
 Теләми кулларым каләмнән авырын күтәрәсе...
 Шулай да бар кызлар мәсьәләсе,
 Бар кесәмдә егерме ике сум...
 Их... шәт... булмас ахырысы.
 Эй, син, мөшкел тулы студентлык челләсе
 Кала инде китаплар укып ятасы.


Рецензии