Яшьлек
Тиккә халык әйтмәгән.
Яшьлек алга сөргән дәрттән
әзме егет көймәгән?!
җитәр хәтле “тилеканлык”,
Күбрәк китсә “сантыйлык”,
Биләп алган акылларны,
Хис-тойгы пәрдәсен тартып.
Хөр фикерне, мин-минлекне,
Канга сеӊдергән мәлебез.
өлкәннәр сүзен тыӊламый,
Соӊрак үкенгәнебез...
Нишлик, шулай гомеребез ага,
өстән бирелгән фәрман,
Кызык, әмма табылырмы
Яшь йөрәкләребезгә бермәл дәрман?!
Тәхкыйк, андый хәл-әхвалне
Белә тик бөек Аллаһ,
Шәфкате һәм мәрхәмәте
өстенлекне гел ала.
Шулай рәхәт, иркен яшь чагыбыз,
Юләри булса да шәт,
Бәхетле булган чагыбыз,
Без шуӊа туктаусыз шат!
Свидетельство о публикации №111110810402