Яшь йорэк тетрэнулэре
Беренче кар яуды, ә башта һаман чуалчык.
Гаҗиз башым кайнар ботка кебек:
Чуарлна уйлар, өстенлекне ала максатсыз фигыльләр,
әйтерсеӊ лә, көзге яфрактай кыйлана,
Оча искән якка хисләр:
әле мәхәббәттә яна,
Соӊрак нәфрәткә бирелә,
Шундук, ялкынланып, ул хакыйкать эзли.
Кайда сон син, хафасыз балачак?
Уйнап йөргән чаклар, җандай якын дуслар
Ни кызганыч, алар юклар...
Алда исә, ниләр көтә?
әллә сазлык мисле тормыш?
үз-үзенә тартып йоткан,
Кешенеӊ хыялын тар-мар иткән,
Кирәкме ул тонык тормыш?!
әллә бәхет илә тулган,
Мул уӊышлар алда көткән,
һәр көн яӊа тәэссортлар,
Терәктәй булырлык дуслар тулган,
Ышанычлы, имин дөнья...
Кайда кадәр җитәр уйлар?
Тик чынбарлык, Аллаһнын хикмәте, кырыс һәм бар
Тик ул язмышларга казый.
Свидетельство о публикации №111110810340