Тамчы
Филләр йөкләр ташый,
Зәӊгәр күктә кояш балкый,
Тирән диӊгездә дулкыннар
И талпына да бәрелә текә ярга алар.
ә үзәктә гади инсан,
Четерекле хәл дөньяви
Биләп алган аны кеби.
Кайгы-хәсрәт, ә сынаулар?!
Берсе-берсе артлы килә,
һич туктамас кебек алар.
Шундый аянычлы чакны
Бирешми ул, килә каршы,
Игълан итә бар галәмгә
Булам дия бәйсез, азат!
Гаилә, сөйгән яры, балалары,
Каһарманга алар бик кадерле.
Холык-әдәбе югары, үзе дә гаять гаделле
Яна йөрәге хакыйкать өчен
җәлләми ул булган көчен,
әмма ул тайпыла кинәт.
Ни эшләсен? Утеп булмый чиген.
Дөнья бик катлау бер шәй
Кешеләре дә бит һаман коллар,
Тик хуҗалар булган аларга хорафатлар.
Йокымсырамый шул явыз көчләр...
Шулай да диӊгездән тамчы
Дулкыннан тыш зәгыйфъ
Агым белән көчле, шулай да
Талпынган чагында ул юлыга текә ярга.
Свидетельство о публикации №111110810239