Кайда без тэгэрибез?

Кызык дөньябыз корылган:
 Тәрәккыят алга атлый,
 ә кеше акылын җуя.
 Ни кызганыч, бәләкәйдән,
 Без калькулятордан башлыйбыз,
 Бишне бишкә кушып башны ватмыйбыз,
 “Нигә соӊ ул?!” – без аптырыйбыз.
 Шулай казыйбыз акылга ләхет:
 Беләбезме, белмибезме,
 "Көрәк" кулда, күздә пәрдә, кул ыргыта.
 үсә инсан, ә алдында башка аләт,
 Гадәттән тыш ул акыллы,
 Фәукылгадә бер әкәмәт.
 Дөрес, кемдер өчен ул кирәкле
 әмма күплэр өчен, бик аяныч,
 Ул соӊ карар, гүяки  каберташ төсле:
 Акылныӊ үсүе бетте
 һәм ялтырый "хәйкәл".
 Төне-көне чыкмас ул интернет чилтәреннән,
 “Контактта” рейтинг үстерә.
 әйтерсеӊ лә без барыбыз да "классташлар"?!
 ә инде "асыя" безгә чын дус.
 Кайда халык китап укып гыйлем җыйган чаклар?
 Вә җор телле егетләр һәм кызлар?
 Кайда урамнарда көне-төне уйнаган балалар?
 җавап гади, карты вә балачак
 җәелеп утыралар өстәл каршысында,
 Күзләр мониторда, кулда "тычкан",
 Гүя бөтен галәм акылыннан язган.
 Сорау туа: кайда без “тәгәрибез”?


Рецензии