Югалдым мин, ан, ламадым
Югалдым мин ан,ламадым , калдым артка тормыштан.
Доньяларда ни булганын , башка сыймый уйлаштан.
Нэрсэлэр корган булдылар? Нэрсэлэр узгэрттелэр?
Кайда яхшылык югалды? Яманлык урчеттелэр.
Кайссы илдэ укыганнар? Кайдан килеп чыкканнар?
Ил узгэртеп коручылар , кемгэ ж,анын сатканнар?
Кайда турэлэр вож,даны ? Уйлары яманлыкта.
Нигэ сугышны ачтылар ? Уз халкына карата.
Безгэ тэрбия биргэннэр , кайда качып беттелэр?
Алып барган юлларыннан , адаштырып киттелэр.
Нишлэп карага ак диеп , ойрэтэлэр яшьлэрне ?
Устерэлэр ялчы токым , турэлэргэ эшлэргэ.
Ан,латыгыз Туган илнен, чималлары кемнеке?
Кайдан килеп чыккан байлар ? Халык талап , урчепме?
Халкым минем нэрсэ булды , синен, горур холкын,а?
Син тузэсен, башын, иеп , яманлыкнын, барсына.
Тэбигэтьттэ ярсулана , дорес тугел тормышка.
Кисэтэ безгэ узгэрткэн , имансыз боролышка.
Ж,ир тетрэулэр , су басулар , ялкынлы корылыклар.
«Упкынга» алып барганга , халыкны "кансыз" ж,аннар.
Югалдым мин ан,ламадым , калдым артка тормыштан.
Доньяларда ни булганын , башка сыймый уйлаштан.
Свидетельство о публикации №111061100377
Нурзиля Ахметова 1 12.06.2011 18:46 Заявить о нарушении