Бала чак истэлеге
Курсэтэлэр ИндиянеН киносын бар халыкка.
Хэр бер ойдэ хэм урамда, авылда бар хэрэкэт,
Кинога барырга диеп жыеналар. Эй хикмэт!
Онытылган ару-талу, кон буе кырда эшлэп.
Ябылган ботен мал туар, иртэ кайтарып эзлэп.
Кызлар,апалар,эбилэр хэр берсе каш буята,
Алсу, кызыл тослэр белэн,иреннэрен кызарта.
Кул яулык эзерлэп,алып,куз сортергэ яшь чыкса,
“Тагын кинода бай малай,ятим кыз кыерсытса”
Похтэ генэ кием киеп,авыл халкы агыла,
Клуб ягына каратып, бар да кино сагынган.
Клуб эче. Тулы кеше, йогерэ бала чага.
Кино башланганчы диеп,хатын кызлар “суз сата”
Иратлар эле урамда уз эш турында “койли”
Уткэн атнанын киносын, аларда туймый сойли.
Кино башлап утлар сунгэч, тып-тын кала бар халык.
Индиянен нинди авыр, байлар тормышын карап.
Кемдер сорт; яшьле кузен,кемдер уфтанып куя,
Кайсыбер ираттан шул чак,катырак суздэ чыга.
Онытылган бар мэшэкэт, кайгы, ару хэм молкэт.
Буген халык ял итэргэ, жыенганнар бергэлэп.
Таннар аткач, иртэ белэн халык эшкэ керешэ,
Хэрсенен уз уй булсада,эштэ бергэ тырыша.
Бала чакны искэ алдым. Нинди шатлык, тамаша.
Халыкнын бергэ чакларда, булган чакта карашы.
Кумэк эшлэп, ярдэм итеп,хэр берсенэ тантана.
Курсэткэн кинолар сомак, кайтсын иде замана!
(23.08.2010г.)
Свидетельство о публикации №111021803276
Филюза Шакирова 13.03.2011 11:52 Заявить о нарушении