Туган авылыма багышлап. На татарском языке
Килэ минем балачакка кайтасым,
Очып юлларны, гомер-елларны,
Басуларда, ялан-аяк чабасым.
Болыннарда калды балачаклар,
Калды хэтердэ кызыл чэчэклэр,
Тау башларында сыер саклап,
Учак ягып, такыя ургэн чаклар.
Хэтер сукмагыннан тагын атлыймын,
Мин, борылыш саен туктап карыймын,
Энэ яр буе, кынгырау чэчкэлэр
башларын иеп, мина каршы килэлэр.
Каенлыкта, житкэн пешеп жилэктэ,
Куз ачып йомганчы тулган, чилэктэ,
“Кузгалак, чэнче ут уз ара сойлэшэ,”
“Син безне онытма дип мина эндэшэ”.
Тукта дием, кабып карыйем,
Кузгалакларнын тэмен татыйем.
Монда hэр улэн, агач-куак таныш,
Курдем кызыл кэбэлэк – табыш.
“Сусадын бугай диде-чишмэ тынгына”,
Утырып су эчтем, эрекмэн ышыгына,
“Упкэлэдем - диде кечеткэн”, ай-ай -ай,
Мина багышлаган жырын сузды тургай.
Мин нигэ рэссам тэгел. Бар укенечем ,
Бу матурлыкны ничек язып анлатыйм,
Кузгалакнын тэмен, чэчэклэрнен хуш исен,
Нинди генэ затлы хушбуйларга охшатыйм.
Свидетельство о публикации №109060506762
Динияр 29.01.2012 21:35 Заявить о нарушении
Талия Абитова 30.01.2012 14:32 Заявить о нарушении