***
Бармакларның сөяк арасыннан
чәчә күземә кояш нурлары,
кая Аллам, кая Син диеп
үтә минем гомерем.
И дөнья, шул тәэсирме,
булмасмы бер кайчанда –
оча кеше кошлар кебек
һәм йөзә ачык галәмдә.
И Аллам, шул тәэсирме,
җанны тетрәтә көндәдә –
сибә кояш нурларын
һәм ява көчле яңгыр.
И Аллам, дөнья, җаным,
шул тәэсирме, йә –
күңел тула хисләр белән
һәм ага күзеннән яше.
Һәм ага күзеннән яше,
һәм елымын мин...
кая хакыйкәт, кая Син диеп,
үтеп бара гомерем.
2003
Свидетельство о публикации №104110800873