***

Ач миңа күңел бушлык күзләр белән,
ач миңа аңым туры сүзләр белән,
һәм ачылган саен күрермен мин дөнья,
һәм Ул ачыкмын дияр миңа.

Ачык дияр дә, тик ачкычы юк,
караш ага сүзләр киңлегенә,
һәм хәрефләр арасында юк юаныч,
юк юаныч, булмаста китапта...

Эзләп күрмә шул мизгелләр –
бөтен аңың буйлап тора киртә,
һәм юктыр ара-тирә нурлар
һәм караңгы булыр мыең, дөнья.

Һәм караңгы булыр дөнья,
кая Ул, әйт күңел, әй-йә.
Һәм, тик хәлсезләнеп, егылып, елап,
ачыр күңеленә нуры, төнлә.

2003


Рецензии